Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

“Гаилә горурлыгы” Лаеш районында яши

​​​​​​​“Нечкәбил” республика конкурсы ярымфиналында Мөсәгыйтовлар гаиләсе “Гаилә горурлыгы” номинациясендә лауреат булды.

Татарстанның тату гаиләләре республика конкурсы “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешма яклавы белән үтә. Узган елларда анда Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан 800дән артык бердәм һәм бәхетле гаилә катнашты.

Быел Татарстанда 17нче мәртәбә гаиләләр фестивале булды. Анда республиканың 21 районыннан 28 гаилә – җәмгыятьнең иң нык һәм бәхетле ячейкасы катнашты.

Бәйгедә катнашучылар кунакларга үз өйләрендәге гадәтләр турында сөйләделәр һәм гаиләдәге имин тормыш серләре белән уртаклаштылар. ВКонтакте мессенджеры платформасында иң яхшы гаилә өчен тавыш бирү оештырылды.

“Нечкәбил”дә Лаеш районын Мөсәгыйтовлар гаиләсе тәкъдим итте. Гаилә башлыгы Фәнис Наил улы К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры директоры. Столбище мәдәният йорты мөдире булган хатыны Ильмира Рәис кызы белән алар кыз һәм ул тәрбиялиләр. Булат – КФУ студенты, Азалия әлегә мәктәптә укый. Матур, тату гаилә районның хәйрия һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша. Мин күптән түгел алар белән хәйрия чарасында -  күп балалы гаиләләр балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Спартакиадада таныштым. Мөсәгыйтовлар бәйгеләрдә һәм эстафеталарда бик тә теләп катнаштылар, яшь лаешлыларга каршылыкларны җиңүдә теләп булыштылар һәм җиңү шатлыгын уртаклаштылар. Өстәвенә балалар Спартакиадасында катнашучылар өчен бүләкләр дә алып килгәннәр. Ул чакта Ильмира Рәис кызы шәфкатьлелекне гаилә нигезенә салу кирәк дип исәпләвен әйтте, балаларны кешелелеккә һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтү зарур диде.

Менә яхшы яңалык! Мөсәгыйтовлар гаиләсе “Нечкәбил” конкурсының “Гаилә горурлыгы” номинациясендә лауреат булды. Без якташларыбызны лаеклы җиңү белән котлыйбыз һәм аларның уңышлары белән горурланабыз. “Гаилә горурлыгы” Лаеш районында яши!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гаилә горурлыгы” Лаеш районында яши