Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Һәр баланы зурладык

Әниләр көне алдыннан Лаеш шәһәрендә “Мамочка моя” дип исемләнгән искиткеч шигырьләр конкурсы булды

Фотоны Зөһрә Лезина бирде

Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгендә А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены һәм “Лира” балалар шигъри клубы белән берлектә үтте. Конкурска Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе балалары һәм күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр балалары килде. Балалар тырышып шигырьләр әзерләгәннәр һәм аларны үз әниләренә сөйләделәр. Жюри составына искиткеч ханымнар керде: Лаеш шагыйрәсе Любовь Матвеева, волонтер Галина Иванова һәм Лаеш районы ветераннар җәмгыяте рәисе Лидия Грабалина.

Зөһрә Лезина сөйли:

-Жюри һәр катнашучыны тыңлады, ә аннан соң мактау дипломнары белән бүләкләү булды. Һәр катнашучы игътибар үзәгендә булды. “Мамочка моя” шигырьләр конкурсы сценариен “Лира” балалар шигъри клубы рәисе Светлана Соловьева әзерләде һәм алып барды.

Балалар шигырьләр сөйләү белән бергә такмаклар да җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар, әкиятләр белү буенча көч сынаштылар. “Берегиня” ансамбле балалар белән “Бабушки – старушки” сәхнәләштерелгән тамаша әзерләгән. Артистлар бик тә оста булып чыктылар, үз номерларын җиренә җиткереп башкардылар, тамашачыларга ошады. Елена Садовникова һәм Надежда Шастина “Мама” җырын үзәкләргә үтә торган итеп башкардылар.

Балалар шулай ук үз әниләренә һәм әбиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Конкурстан соң барлык кунаклар һәм катнашучылар чәй эчәргә киттеләр. Бу чара балаларга да, әти-әниләргә дә ошады. Барысының күңеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы камская новь кама ягы Һәр баланы зурладык