Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иң кадерле нәрсә торгызыла

Могҗизалар тудыручы Изге Николай гыйбадәтханәсенә төп гөмбәз урнаштырылды Якшәмбе көнне Ленин урамына йөзләрчә кеше җыелды: пенсионерлар, балалар, эшмәкәрләр, дәүләт хезмәтендәгеләр һәм башкалар. Изге урынның торгызылуын карарга авыллардан да килгәннәр. Алтынланган гөмбәз күтәрүгә әзер иде инде, күп тә үтмәде куәтле кран килеп җитте. Менә-менә могҗиза булыр. Бу мөһим вакыйгага Лаеш район...

Могҗизалар тудыручы Изге Николай гыйбадәтханәсенә төп гөмбәз урнаштырылды

Якшәмбе көнне Ленин урамына йөзләрчә кеше җыелды: пенсионерлар, балалар, эшмәкәрләр, дәүләт хезмәтендәгеләр һәм башкалар. Изге урынның торгызылуын карарга авыллардан да килгәннәр. Алтынланган гөмбәз күтәрүгә әзер иде инде, күп тә үтмәде куәтле кран килеп җитте. Менә-менә могҗиза булыр.

Бу мөһим вакыйгага Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, протоиерей Федор атакай, имам-мөхтәсиб Рәфгать Гатауллин һәм гыйбадәт йортын торгызуга ярдәм итүчеләр килде.

-Соборның язмышы чын мәгънәсендә фаҗигале, - дип әйтеп үтте аның настоятеле Сергий атакай. - Ул сигез дистә ел җимерелде. Дүрт ел элек аның тарихының яңа бите языла башлады. Бинаны дин тотучыларга бирделәр, Аллаһ ярдәме белән ул торгызыла. Гөмбәздәге кач һәркайсыбызның тормыш юлын яктыртсын, ә аңа караган кеше тормыш ыгы-зыгысыннан аерылып мәңгелек кыйммәтләр - яхшылык, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында уйлансын.

Мәхәллә халкына мөрәҗәгать итеп Михаил Афанасьев бу көнне Лаеш өчен тарихи дип атады.

-Изге Николай гыйбадәтханәсен торгызу - безнең тормышта яхшы гамәл, - дип белдерде Михаил Павлович. - Сергий атакай зур һәм изге эш башкара, аңа бу хезмәте өчен рәхмәт. Районда рәнҗетелгән чиркәүләр шактый әле, алда эшләр күп. Полянка авылында гыйбадәт йортын торгызу буенча эшләр бара, Чирпыда чиркәү төзергә теләүче инвесторлар бар. Безнең изге йортларны уртак көч белән генә торгызырга була. Бүген мөселманнарның Ураза гаете. Бу очраклы туры килү түгел, ә нинди дин тотуыбызга карамастан, безнең бердәмлек билгесе.

Сергий атакай меценатларның барысына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Хәйриячеләр арасында - эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте вәкилләре, архитекторлар, төзүчеләр, студентлар, гади кешеләр. Изге эшкә һәркайсы көченнән килгәнчә ярдәм итте: реставрация проекты ясады, акча бүлде, төзелеш материаллары сатып алуда булышты, бизәү эшләрен башкарды яки иконалар бүләк итте.

-Аллаһ ярдәме белән борынгы храм инану символына әйләнде, - диде мәхәллә кешесе Роза Седова. - Бу шатлыклы һәм дулкынландыргыч вакыйга. Без - зур җиһанның бер кечкенә бөртеге һәм һәр кеше ярдәм күрсәтте. Ә Россиядә чиркәүләр элек электән бар халык ярдәме белән төзелгән.

Сергий атакай, Федор атакай һәм Алексей атакай гөмбәзне аруландырдылар. Дин тотучылар аңа кагылдылар. Ә аннан могҗиза булды. Җилле һәм болытлы көн санаулы минут эчендә үзгәрде. Кыңгыраулар чыңында болытлар таралды, җил тынды һәм эшчеләр төп гөмбәзне күтәрү эшенә керештеләр. Берничә минуттан эш бетте дә.

Алтын гөмбәзле Изге Николай соборы ерактан ук күренә. Лаешта тагын бер истәлекле урын, ә дин тотучылар өчен Аллаһка табыну урыны барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район