Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иң тугры ирләр һәм хатыннар бәйрәме

Лаешта озак еллар бергә яшәүче гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап оештырылды. Бәйрәмгә бер-берләрен яратучы ирләр һәм хатыннар гына түгел, ярты гасырдан артык никахта торган һәм шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт тапканнар – Мәдинә һәм Рафыйк Сәгыйтовлар, Александра һәм Михаил Голубевлар, Галина һәм Виктор Красновлар, Нина һәм Евгений Постновлар, Валентина һәм Александр Гальцовлар, Валентина һәм Владимир Кондратьевлар чакырылды. Алар иҗат белән шөгыльләнәләр, үсеп килүче буын белән эшлиләр, А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены клубларына йөриләр.

Тантана Лаешның иң романтик урыннарының берсендә – Державин мәйданындагы ротондада башланды. Бәйрәм кунаклары район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да килгәннәр иде, хәтта Нармонка һәм Бимадан килүчеләр дә бар.

Озак еллар дәвамында бергә яшәүче парларны “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитет җитәкчесе Наталья Лицова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

-Тормыш көткәндә һәр гаиләдә кыенлыклар һәм каршылыклар була, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында, - әмма сез үз үрнәгегез белән хәзерге яшьләргә үзара яратышу һәм тугрылыкның тормыш чуалчыкларын җиңәргә ярдәм итүен күрсәтәсез.

Тантана гаепчеләре өчен үзешчән сәнгать артистлары махсус чыгыш ясады. Ханымнарга ромашкалар бәйләме – быел унынычы мәртәбә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне символын бүләк иттеләр. Гаилә парлары саф һавада паркта фотога төштеләр, шунда ук Лаешның матурая баруын билгеләп киттеләр.

Бәйрәм Лаеш район китапханәсендә дәвам итте, анда кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар. Монда алар адресына җылы сүзләр күп яңгырады. Юбилярларга Казан иганәчеләре бүләкләре тапшырылды. Тантанага килүчеләр яраткан җырларын җырладылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, шаярдылар һәм ак бию башкардылар. Сәламәтлек торышы буенча бәйрәмгә килә алмаганнарны да онытмадылар. Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина аларның өйләрендә бәйрәм оештырды.

Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы