Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яңа ел ыгы-зыгысы

Шул исемдәге бәйрәм программасы Лаешның үзәк чыршысы янына балалар һәм өлкәннәрне җыйды.

Автор фотосы

Лаеш чыршысы чираттагы мәртәбә муниципаль берәмлекләрнең үзәк чыршыларын иң яхшы бизәү буенча республика бәйгесендә катнаша.

Узган елда Урта Девятово авылы чыршысы җиңде, катнашучыларны карау шуннан башланды. Бәйрәмнең кызган чагында монда яшәүчеләр әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, чыршы һәм кар сыннары янында фотога төштеләр. Аннан соң жюри әгъзалары Лаешка юл алдылар, ә анда ул вакытта үзәк мәйданда күңел ачулар белән кичке бәйрәм бара иде.

“Сәйдәш” халык бию театры яңа ел ыгы-зыгысын ачып җибәрде. Бәйрәмне алып баручылар бер кемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр – хәтта өлкәннәр дә спорт уеннарында катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр.

Ерак почмактан яңа пешкән балык шулпасы исе таралды. Бәйрәмгә килүчеләр балык шулпасыннан авыз иттеләр, кәефләре тагын да күтәрелде. Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы белән уеннар һәм биюләр белән тәмамланды. Без “Яңа ел ыгы-зыгысы” жюрига тәэсир иткәндәдер дип өметләнәбез һәм быел Лаеш шәһәре чыршысы призлы урын алыр. Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның февралендә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Яңа ел ыгы-зыгысы