Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Инклюзив бал: барысы да бии!

Татарстанның өч районында беренче тапкыр инклюзив баллар узды. Беренчеләр хәрәкәтенең Грант проекты ярдәмендә алар Арчада, Лаешта һәм Апаста узды.

Эксперт жюри сайлаган иң яхшы парлар Казан Ратушасына төп балга чакырылды. Бал Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры озатуында узды. 

Бу балның Королевасы итеп Лаеш интернат-мәктәбе укучысы Дарья Кабацкая сайланды!

Матур тарих моның белән генә бетми. «Беренчеләр хәрәкәте» нең Лаеш районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Илмира Аюкаева: «Бал барыбызга да шулкадәр ошады ки, киләсе елга да шундый чара үткәрергә телибез», — дип ышандырды. Шулай булгач, Лаеш яшьләренең бию "па "ларын өйрәнергә һәм инклюзив балда катнашырга вакытлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инклюзив бал: барысы да бии!