“Ир-егетләр хатын-кызлар күзлегеннән”
Ватанны саклаучылар көне алдыннан район мәдәният йортында шундый исем астында концерт булды.
Лаеш хатын-кызлары исеменнән көчле затларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Концерт программасы тулысынча безнең ир-егетләргә багышланды. Җырлар, биюләр, искитмәле юмористик тамашаларны фәкать гүзәл затлар башкарды. Сәхнәгә олылар да, балалар да чыкты.
Концерта иң яшь башкаручы, биш яшьлек Мәдинә Зәбирова баскычтан төшеп санарга өйрәнгән малай турында шигырь сөйләде. Зал алкышларга күмелде. Кечкенә Мәдинә микрофонны нык тота, каушап та карамады. Әйтерсең, кыз сәхнә өчен яратылган.
Һәр чыгыш туганнарына һәм газиз ир-егетләргә – бабайларга, әтиләргә, абыйларга, ирләргә мәхәббәт һәм рәхмәт белән сугарылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев