Ирина Новикова икенче китабы чыгуны билгеләп үтте
Район кешеләре Ирина Николаевнаны искиткеч табиб, төпле белгеч буларак беләләр. Күпләр әлеге тыйнак ханымның тагын бер талантка - шигъри сәләткә ия булуын күз алларына да китермиләр. Лаеш шагыйрәсенең икенче китабын тәкъдир итү булды. Аңа 28 шигырь кергән. Ирина Новикова табигать, туган як, үзенә якын кешеләр турында яза. Авторны котларга аның...
Район кешеләре Ирина Николаевнаны искиткеч табиб, төпле белгеч буларак беләләр. Күпләр әлеге тыйнак ханымның тагын бер талантка - шигъри сәләткә ия булуын күз алларына да китермиләр.
Лаеш шагыйрәсенең икенче китабын тәкъдир итү булды. Аңа 28 шигырь кергән. Ирина Новикова табигать, туган як, үзенә якын кешеләр турында яза.
Авторны котларга аның дуслары, район мәдәният йортында эшләүче шигъри клуб әгъзалары килгән.
-Җыентыкны чыгаруда Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина зур ярдәм күрсәтте, - дип аңлата шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина. - Безнең шигъри берләшмә һәрчак җирле шагыйрьләрне хуплый, яңа гына яза башлаган авторларга талантларын ачарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев