Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иске Яңа елны күңелле каршыладык

Кыш бабай һәм Кар кызы Кама ярында урнашкан борынгы авылда булганнан соң әкият геройларын киләчәккә озаттылар. Килеп туган хәлләр сәбәпле алар безнең заманга, безнең шәһәргә эләгәләр.

-Монда нинди матурлык, - диде соклануын яшерә алмый Каманың текә ярында торган Кыш бабай.

Бабай һәм оныкның ерак урманнан юлы озын була, менә авыл да күренә. Яңа елның төп геройлары туп-туры җирле халык яңа ел чыршысы бизәгән авыл клубына юл ала. Алар кунакларга игътибарлары һәм татлы бүләкләре өчен рәхмәтле.

-Йөз елдан соң Яңа елны ничек каршыларлар икән, беләсе килә бит, - дип үз хыялын белдерде бер ханым.

-Ә мин нәрсәгә? - дип гаҗәпләнде Кыш бабай.

Карт тылсымчы нәрсәдер пышылдады, таягын селкеде һәм... яңа ел чыршысына эленгән уенчыклар – Аю, Кабан дуңгызы, Кар бабай һәм Куян җанланды.

-Мин сезнең белән ерак сәяхәткә чыгам. Сез кешеләрнең Иске Яңа елны каршылауларын истә калдырыгыз, ә кайткач барысы турында сөйләрсез. Бер нәрсәне дә күз уңыннан калдырмагыз, - дие Кыш бабай.

Ә шушы ук вакытта, 2019 елның 1 гыйнварында беренче килүчеләрне кабул иткән Лаеш чаңгы базасында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары арасында чаңгы ярышлары башланды... 50ләп кеше – катнашучылар һәм җанатарлар – Иске Яңа елны шулай үзенчәлекле каршылауга сөенделәр. Ә ул арада, Кыш бабай кушуы буенча әкият геройлары Лаешка керү урынында – шәһәргә килүчеләрне кардан ясаган Дуңгыз сыны сәламләгән җирдә пәйда булдылар.

-Димәк, без 2019 елда. Кардан мондый зур сыннарны Лаешта гына ясыйлар, - дип аңлатма бирде яңа ел тылсымчысы.

Сәер кунакларның Лаеш буйлап яңа ел сәяхәте менә шуннан башланды. Алар башта шәһәрнең үзәк чыршысы янында булдылар. Монда, Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе стадионында, шәһәр халкы Иске Яңа елны каршылады. Интерактив мәйданчыкларда төрле уеннар һәм ярышлар үткәрелде, атта йөрүчеләр атларда йөрделәр, ә спорт сөючеләр кышкы футболда көч сынаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы әкият геройлары белән аларга кушылгач бик мавыктыргыч булды. Тау шудылар, аркан тарттылар, эстафетада катнаштылар, зур курчаклар белән фотога төштеләр... Ә сәхнәдән шәһәрдә яшәүчеләрне Владимир Путин һәм Филипп Киркоров сәламләде. Алар ролен  халык күңел ачуына яхшы кәеф өстәгән Казан артистлары башкарды.

 Мондый бәйрәмнән китәсе дә килми, әмма тагын бер чыршыда – тернәкләндерү үзәгендәгегә барырга кирәк. Татарстанның төрле почмакларыннан монда дәваланган балалар Яңа елны каршылау мөмкинлегенә шатландылар гына.

-Әйе, Лаешта ял итә беләләр, - дигән фикергә килделәр безнең үткәннән килгән кунаклар. – Иске Яңа елны зурлап, спорт белән, тату каршылыйлар һәм изге эшләрен дә онытмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев