Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Каравон-2022 нәрсәләре белән истә калды

​​​​​​​Рус халык фольклоры юбилей бәйрәменең иң матур мизгелләрен искә алабыз.

Рус халык җыры бәйрәме бик тә матур. Никольский урамнары буйлап барганда халык җырлары ансамбльләренә, бию коллективларына тап буласың. Кешеләр күңел ачалар – җан сөенә. Төрле төсләрдән күзләр камаша. Олысы да, кечесе дә җырлый, бии, күңел ача. Бу көнне катнашучылар бер-берләрен бәйрәм белән котлыйлар. Артистлар җырлыйлар, бииләр, халык уен коралларында уйныйлар. Утыз ел дәвамында Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күпме коллективлар килде.

  1. Фестивальдә катнашучылар (Олеся Гималдинова фотосы)
  2. Гармунчы гармунын сузып җибәрүгә аяклар үзләреннән үзләре бии башлый (Елена Аверьянова фотосы)

“Осталар шәһәрчегендә” осталык сәгатьләре булды. Чүкечнең сандалга сугу тавышы күңелле халык җырларына һәм биюләргә ямь өстәде. Балалар һәм яшьләр халык күңел ачуларында актив катнаштылар: аркан тарту, таяклар белән сугышу, төз ату уеннары, аркан аркылы сикерү, туп табу, канатта йөрү.

3.Аркан аркылы сикерү (ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы)

 

“Агачтан уеп әйберләр ясау” бәйгесендә теләге булганнар өчен тал чыбыгыннан үрү һәм агачны уеп ясау, токарь станогында агач эшкәртү буенча осталык сәгатьләре үткәрелде. Үзәк мәйданда агач эшләре остасы болгарка белән бик тә оста эш итте. Ике сәгать эчендә ул зур агачтан кеше биеклегендә милли кием кигән татар кызы сынын уеп ясады.

4.Агачтан уеп ясау (Олеся Гималдинова фотосы)

  1. Театральләштерелгән “Ике куян артыннан” тамашасын Яшел Үзәннең яшь артистлары башкарды (АлПар – Яшел Үзән театр студиясе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Каравон-2022 нәрсәләре белән истә калды