Кешеләр тормышына бераз матурлык, шатлык һәм бәхет өстисем килә
Санитар табиб Ольга Довбыш шәхси картиналар күргәзмәсен үткәрергә планлаштыра.
Шулай була, кеше белән аралашасың, яхшы белгеч буларак беләсең, һәм кинәт аны бөтенләй башка яктан ачасың. Аның никадәр талантлы булуына гаҗәпләнәсең.
Санитар табиб, гигиена һәм эпидемиология үзәге мөдире Ольга Довбыш 25 ел катлаулы һәм җаваплы эш башкара. Тик менә берничә ел инде ул картиналар ясау белән җитди мавыга.
- Балачакта минем хыялым бар иде - рәссам булырга. Мин рәсемне яхшы ясадым һәм әни шаяртып мине «кәгазь буяучы» дип атады, чөнки өйдә бер генә кәгазь бите дә минем карандашларым һәм буяуларым игътибарыннан читтә калмады. Еш кына минем рәсемнәр төрле конкурсларда призлы урыннар яуладылар, - дип искә ала Ольга Викторовна. - Безнең бөтен гаиләбез иҗади. Әни чигү, бәйләү, алмаз мозаикасы белән мавыга. Абыем һәм апам да рәсемне матур ясыйлар. Минем олы кызым леттеринг сәнгатен (хәрефләрне матур ясау) үзләштерде, шигырьләр һәм хикәяләр яза. Улым менә дигән нәфис фоторәсемнәр ясый.
Мәктәпне тәмамлаганда әнисе һәм апасы Ольгага санитар табиб һөнәре турында сөйлиләр һәм ул медицина университетына укырга керергә карар кыла. Аны тәмамлый, аннары белгечлеге буенча эшли башлый, гаилә кора һәм рәсем ясаудан бөтенләй туктый.
-Әмма бу еллар дәвамында рәссам булырга хыялландым. Өч ел элек мәгълүмати ресурслар ярдәмендә үз сәләтемне үстерә башладым, - дип уртаклаша укучылар белән лаешлы рәссам. - Акварель белән эшләдем, скетчлар яздым (тиз ясалучы рәсем). Тик пастель кебек материал турында белгәч, аңа гашыйк булдым! Мин аны хисле материал дияр идем – тушевка кул бармаклары белән ясала. Һәр картина рәссам кулының җылысын һәм аның күңеленең бер кисәген саклый. Минем өчен илһам чыганагы - үзенең тын урамнары һәм матур табигате булган туган шәһәрем, тылсымлы ылыслы урман, матур Кама диңгезе. Үз тормышыма һәм якыннарым тормышына бераз матурлык, шатлык һәм бәхет өстәргә телим.
Коры пастель белән язылган картиналарны саклап калу һәм бозмау өчен аларны паспартулы кысаларга пыяла астына урнаштырырга кирәк (уртасында фотография яки рәсем кую өчен кыса киселгән картон кисәге – редакция искәрмәсе), бу арзан ләззәт түгел. Тик Ольганы бу туктатмый, чөнки бизәлгән картиналар бөтенләй башкача күренә.
Сентябрь аенда, Лаеш шәһәре көне алдыннан, Ольга Викторовна үз картиналарының беренче күргәзмәсен үткәрергә карар кылган. Анда аның өйрәнү эшләре дә, остазлар кураторлыгыннан башка язылганнары да тәкъдим ителәчәк. Кайбер картиналар сатуга куелачак, аннан кергән акчаның бер өлешен Лаеш районының «Шәфкатьлелек» фондына тапшырырга планлаштыра.
- Күргәзмәне оештыруны фонд рәисе Зөһрә Лезина хуплады һәм ярдәм итте, - дип өстәде Ольга Довбыш. - Бер генә картинаны сатып алмасалар да, барыбер минем күргәзмәгә килгәннәре өчен барлык килүчеләргә рәхмәтле булачакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев