Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Кешеләргә шатлык бүләк итеп үзебез дә сөенәбе

​​​​​​​“Минем юлым волонтерлыкта” – Людмила Кошенкова сөйләгәннәрне шулай дип атарга була.

Пенсиягә чыккач Людмила Михайловна үз тормышын матур вакыйгалар, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр белән баета. Актив эш алып баруы өчен Людмила Кошенкова А. Денежкин исемендәге “Балалар белән һәм балалар өчен” премиясенә лаек булган.

Ул төп Лаеш кешесе. Монда, Иске Пристаньдагы 3нче мәктәптә укыган, монда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Аннан соң 19 ел Лаеш сельхозтехникасында районның өлкән диспетчеры булып эшли. Әмма күңеле иҗатка тартылган кешегә аралашу җитми, нәрсәдер яңалык тели һәм Людмила авыл клубына бүлек мөдире булып эшкә күчә.

-Аңлашыла ки, минем белемем җитмәде, шуңа күрә читтән торып мәдәният институтында укыдым, - дип искә ала Людмила Михайловна. -  Бала чакта миңа бәхет елмайды. Әбием Ксения Ивановна мине бар эшкә өйрәтте: тегәргә, бәйләргә, ашарга әзерләргә. Ике кызым тугач тегәргә дә, бәйләргә дә туры килде. Өстәвенә аларны искитмәле матур да итәсе килде. Еллар үтте, лаеклы ял җитте. Өйдә утыра башладым. Ә бу җиңел түгел: дөньядан аерылган кебек тоелды. Нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйладым. Зөһрә Лезина янына бардым – мин аны клубта эшем, балалар белән шөгыльләнүем буенча белә идем. Аларны бәйләргә өйрәттем, алар белән күргәзмәләр оештырдым. Шулай итеп мәдәният йортына килдем һәм: “Зөһрә Сәлимовна, мине ярдәмче итеп алыгыз әле” дидем. Ул рәхәтләнеп ризалашты. Волонтерлыкка юлым шулай башланды.Сәйләннән әйберләр үрергә теләгән өлкәннәр төркеме җыйдым. Һәм эш башланды: сәйләннән агачлар,чәчәкләр, төрле әйберләр барлыкка килде. Үз укучыларымны әйбернең матур булырга тиешлегенә дә инандырдым, фантазияне, иҗатны үстерү кирәклегенә өйрәттем. Аннан соң дүрт ел Лаешның 2нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укучылары белән шөгыльләндем. Алар сәйләннән әйберләр үрү белән шулкадәр мавыктылар ки, алар үз әниләрен дә җәлеп иттеләр – алары да дәресләргә килделәр һәм сәйлән белән эшләү техникасын үзләштерделәр. Күргәзмәләргә балалар үзләренең 10-15ләп эшләрен алып килделәр. Алар канәгать булдылар, алар белән мин дә сөендем. Волонтер күп нәрсәләр белергә тиеш, шул исәптән кеше психологиясен дә. Безнең белән, волонтерлар белән, дәресләрдә Казан белгечләре дә шул хакта сөйләделәр, ә укуны социаль яклау бүлеге аша оештырдылар. Кыска сроклы бу курслардан соң безгә социаль яклау бүлегендә көмеш волонтер таныклыгы бирделәр. Волонтерлык эше минем тормышның бер өлешен алды. Мин аның белән яшим, ул миңа үземне үстерергә булыша. Чөнки кешеләр белән эшләүче, аларны нәрсәгә булса да өйрәтүче волонтер үзе күп белергә тиеш. Шуңа күрә даими нәрсәгәдер өйрәнәм – китаплар укыйм, Интернетта эзләнәм. Соңыннан башкаларны шуңа өйрәтәм. Хәзер күргәзмәләрдә мин тагын нәрсәләр беләм дип сораганда, Зөһрә Лезина шаярып болай дип җавап бирә: “Аңа нәрсә эшли белмим, дип әйтү җиңел”.

Мин җәмәгать башлангычында мәдәният йорты каршында эшләүче “Вдохновение” клубы рәисе дә. Еш кына Татарстан районнарына барабыз, анда осталык сәгатьләре үткәрәбез. Мин үзем башка осталардан өйрәнәм. Шуны да әйтәсем килә, Лаеш волонтерлары – тату халык. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз. Мәсәлән, Марина Шастина, Надежда Шастина, Галина Иванова, Нина Чернышева һәм башкалар күргәзмәләр оештыруда, урам көннәре, ишегалды бәйрәмнәре, фестивальләр үткәрүдә ярдәм итәләр: кайберләре осталык сәгате үткәрә, икенчеләре бии, өченчеләре балалар өчен табын әзерли, дүртенчеләре күргәзмәләр бизи һәм башкалар. Кешеләргә шатлык өләшеп, үзбез дә сөенәбез, ә тормышның мәгънәсе арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кешеләргә шатлык бүләк итеп үзебез дә сөенәбе