Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Халык дошманы халык үзе булды...

Сәяси репрессия корбаннарын Искә алу көне кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә Сталин террорын кичергән кешеләр белән очрашу булды.

Алар белән очрашуга социаль яклау бүлеге, пенсия фонды идарәсе, үзәк хастаханә, үзәк китапханә һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре килде.

Репрессияләнгәннәр истәлегенә хәтер шәме кабыздылар, аннан утызынчы елларда һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

Килүчеләргә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Илгизә Тимершина мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында сәяси репрессия корбаннарына ташламалар, дарулар белән тәэмин итү, шулай ук шикәр диабетына бәйле проблемалар буенча законнар үтәлеше карап тикшерелде.

Михнәтләр, кимсетелүләр кичергән өлкән кешеләр залда булган белгечләргә сораулар бирделәр. Китапханә хезмәткәрләре “атып үтерелгән кешеләр” тарихы турында һәм һәлак булучылар саны турында сөйләделәр. Бер шагыйрь болай дип язган: “халык дошманы халык үзе булды”. Сәяси репрессия корбаннарының район җәмгыяте әгъзасы Фатыйма Максутова үзенең җиңел булмаган язмышы хакында сөйләде. Аның чыгышын игътибар белән тыңладылар, чөнки Фатыйма Фәйзулловна язмышы әти-әниләренә халык дошманы тамгасы салынган күп меңнәрчә балалар язмышына охшаш.

 

Очрашу азагында истәлекле бүләкләр, район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән матди ярдәм һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский исеменнән көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы билетлары тапшырылган Лидия Грабалина һәм Мәдинә Сәгыйтованы алкышладылар. Фатыйма Максутова һәм Геннадий Рожковны юбилей даталары белән котладылар.

Бу билгеле факт, Сталин терроры чорында 20 миллионнан артык кеше – ирләр, хатын-кызлар, балалар – атып үтерелгән яки озак срокларга ябылуга хөкем ителгәннәр.

-Безнең республикада 54727 кеше куылуларга дучар булган, - дип борчу белән искә ала сәяси репрессия корбаннары җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова. – Аларның 14 000е тоткынлыкта вафат булган, меңнән артыгы атылган. Лаеш районында 985 кеше халык дошманы дип игълан ителгән. Мәктәпләрдә ул куркыныч еллар һәм репрессияләнгән кешеләр турында материаллар җыйсалар яхшы булыр иде. Киләчәк буыннар безнең илебез тарихын яхшы белергә, сәяси террор нигезендә яткан сәбәпләрнең дөресен белергә тиешләр. 30нчы еллар китергән югалтулар ачысы онытылырлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы репрессии