Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Китапханә – белем йорты ул

Кеше икмәк белән генә яшәми. Ерак авылларда яшәүче кешеләр дә рухи азыкка, белемгә, коммуникацияләргә мохтаҗ.

Әгәр шәһәрдә моның белән проблемалар булмаса, авыл җирендә мөмкинлекләр шактый аз. Әмма иң мөһиме – теләк булу. Тагын кешеләр – иҗади, битараф булмаган, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләүчеләр һәм аларны белем һәм үсеш ягына юнәлтүчеләр. Татар Сараланында җирле китапханә мөдире Наилә Җиһаншина менә шундый кеше дә инде.

Белеме буенча педагог, менә инде 40 ел авыл китапханәсе китап фондын саклаучы. Мәдәният йорты бинасындагы зур булмаган бу урында җиде меңнән артык китап бар. Бу матур, иҗтимагый-сәяси һәм крайны өйрәнү әдәбияты.  Китапханә фонды ай саен яңа китаплар белән тулылана. Китапханә рус һәм татар телләрендә 26 исемдә вакытлы матбугат басмаларына язылган. Авыл җирлегендә 320 кеше белем гыйбадәтханәсенә йөри.

Наилә Әнвәровна укучыларга китаплар биреп кенә калмый, ул авылда зур тарихи-эзләнү эшләре алып бара – туган як тарихы турында материаллар туплаган һәм альбом ясаган. Шулай ук шигьри кунакханәләр, күренекле якташлары белән иҗади очрашулар оештыра, барлык район бәйгеләрендә, фестивальләрдә катнаша. Ул “Мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен” билгесе, күп санлы дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Китапханәдә тематик китап күргәзмәләре һәрчак ясала, эшнең заманча алымнары файдаланыла. Мәсәлән, буккроссинг безнең тормышка әле генә керде, ул үзеңнең шәхси китапларың белән алмашу мөмкинлеге. Бу методика Татар Сараланында да кулланыла. Һәр кеше ошаган китабын ала ала, кайтару мәҗбүр түгел. Әмма үзе дә фондны үз шәхси китабы белән тулыландырырга тиеш.

Авыл мәдәният йортында үзешчән артистлар катнашында чара булганда – китапханә киенү һәм шул ук вакытта репетиция бүлмәсенә дә әйләнә. Бар кеше монда килә, чөнки Наилә Әнвәровна ачык йөзле һәм ярдәмчел, актив кеше дә. Ул кирәклесен әйтеп тә бирә, кирәк чакта ярдәм дә итә.

Өстәвенә Наилә Җиһаншина үз ягы патриоты да. Ул авылның тыюлыклы табигатен ярата, кешеләре белән горурлана – танылганнары белән генә түгел, үзенең гади авылдашлары белән. Шуңа күрә аны барысы ярата һәм хөрмәт итәдер, мөгаен. Безнең Лаеш районы менә нинди кешеләргә бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китапханә – белем йорты ул