Лаеш балалар китапханәсендә «Күңелле зоопарк» дигән яңа китап күргәзмәсе оештырылды
Экспозиция балалар өчен күп кенә хикәяләр һәм хайваннар турында повестьлар иҗат итүче Вера Чаплинаның туган көненә әзерләнгән.
Вера ВасильевнаЧаплинаның тууына 115 ел тулды. Ул танылган балалар язучысы-анималист, аның тормышы һәм иҗаты турыдан-туры Мәскәү зоопаркы белән бәйле.
Бу датага үзәк балалар китапханәсе абонементында “Күңелле зоопарк” китап күргәзмәсе ясалган. Күргәзмә балаларны язучының биографиясе, аның хайваннары, аларның гадәтләре һәм “Минем тәрбияләнүчеләрем”, “Фомка — ак аю баласы”, “Дүрт аяклы дуслар”, “Зоопарк йорт хайваннары”, “Очраклы очрашулар” һ. б. китапларда тасвирланган кызыклы тарихлары белән таныштырачак.
Вера Васильевнаның повестьлары һәм хикәяләре бик якты, кызыклы вакыйгалар белән тулы, алар игелекле һәм тапкыр. Чаплина әсәрләре күптән инде Ватан балалар әдәбиятының классикасына әверелгән, күп тапкырлар күп кенә чит телләргә тәрҗемә ителгән.
Т. Вафина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев