Лаеш биючеләре Бөтенроссия бию олимпиадасында уңышлы чыгыш ясады
Лаеш мәдәният йортының “Рябинушка” хореография коллективы “Бөтенроссия бию олимпиадасы. Казан” күргәзмәсендә катнашты.
Лаешлылар конкурста искиткеч нәтиҗә күрсәттеләр. “Северное сияние” эстрада биюе белән коллектив өченче дәрәҗә лауреат булды. Ә стильләштерелгән “Сый-хөрмәт” халык биюе ярдәмендә - икенче дәрәҗә лауреат. Яшь биючеләр һәм аларның сәнгать җитәкчесе Валентина Мартынова лаеклы бүләкләр алдылар.
Лаеш район мәдәният йорты фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев