Лаеш делегациясе Алексеевский музеенда булды
Алексеевский районы инвалидлар җәмгыяте чакыруы буенча “Вдохновение” клубы әгъзалары Алексеевскийга барды.
Фотоны Зөһрә Лезина бирде
Башта лаешлылар концерт күрсәттеләр, ә аннан ике музейда булдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Вдохновение” клубы Лаеш район мәдәният йорты каршында эшли. Аның активистлары Алексеевский районында еш булалар – концертлар һәм бүләкләр белән инвалидлар һәм картлар йортында булалар, кыңгыраулар чыңы белән хозурланалар һәм рәхәтләнеп рус җырлары тыңлыйлар. Бу юлы алар Алексеевский районына инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлеге чакыруы белән бардылар. Очрашу Зирәклек көненә багышланды.
Сәяхәт турында “Вдохновение” клубы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Лезина сөйли.
-Без Иҗат йортының матур концерт залында чыгыш ясадык. Инвалаидлар җәмгыятендә безне җылы каршыладылар. Концерттан соң чәй эчерделәр, аннан соң җәмгыять әгъзалары ясаган эшләрне күрсәттеләр. Моннан соң безгә Алексеевский музейларына барырга тәкъдим иттеләр: В.И. Абрамов исемендәге туган як музее һәм Хәрби дан музее. Хәрби дан музееның Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары турында сөйләүче бүлеге аеруча кызыксыну уятты. Бу яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең чын үзәге. Ул 2010 елда Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмәгать оешмасының җирле бүлеге рәисе Николай Михайлович Гордеев инициативасы белән булдырылган.
Бу Татарстанда шундый бердәнбер музей. Ул өч залга урнашкан. Николай Гордеев безнең экскурсовод булды. “Оешманың төп бурычы – балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, һәлак булган егетләр гаиләләренә, хәрби хәрәкәтләр инвалидларына һәм ветераннарга матди һәм мораль ярдәм итү”, – дип аңлатып үтте Николай Михайлович. Монда хәрби хәрәкәтләр турында сөйләүче фоторәсемнәр куелган стендлар күп. Шуларның берсендә – җирле Воскресенье гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Павел Чурашов фотосы. Ул интернационалист сугышчы, элекке машина йөртүче. Әфганстанда аерым автомобиль батальонында хезмәт иткән. Музейда һәлак булган якташлары портретлары бар. Тыныч вакытта вафат булганнар фоторәсемнәре аерым стендта. Стендларда портретлар белән бергә хәрби хәрәкәтләрдән фоторәсемнәр дә бар. Музей районның визит карточкасына әйләнгән. Җәмәгать башлангычында эшли, бер нинди коммерция юк: монда керү бушлай. Хәйриячеләр һәм грантлар акчаларына уңышлы үсә.
Монда ветераннар еш җыелалар һәм истәлекләре белән уртаклашалар. Мәктәп балалары да экскурсиягә еш киләләр. Безнең укучылар да бу музейда булсалар иде!. Нинди шәп булыр иде. Монда карарлык нәрсәләр, тыңларлык хатирәләр бар - экскурсиядән соң ваемсыз калып булмый.
Безне фотога төшерделәр һәм истәлеккә бүләк иттеләр. Бу очрашу бик күп тәэсирләр калдырды. Инвалидлар җәмгыятенә чакырулары өчен һәм Николай Гордеевка экскурсиясе өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев