Лаеш ягы музеенда Елена Дильмееваның йөздән артык эше тәкъдим ителгән
Лаеш ягының Г.Р. Державин исемендәге музеенда рәссам Елена Дильмееваның күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә белән танышырга һәм рәссамга ярдәм итәргә аның дуслары, шулай ук сәнгать белән кызыксынучы шәһәр кешеләре килгән. Елена Геннадьевна картиналар буенча экскурсия үткәрде. Картиналар авторы рәсем сәнгатенең теге яки бу әсәрендә нинди техника кулланылуын, кем илһамландыручы булуын һәм нинди шартлар рәссамны иҗатка этәрүен аңлатты.

Елена Дильмеева — күпкырлы шәхес һәм бик иҗади кеше. Сәнгать эшчәнлегеннән тыш, ул шигырьләр яза, чигүләр чигә, бизәнү әйберләре ясау белән мавыга. Елена Геннадьевна шагыйрә талантын да күрсәтте — үзе язган шигырьләрне укыды, бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс та үткәрде. Шулай ук күргәзмәдә аның слайдлардагы һәм фотоальбомнардагы эшләре — барлыгы 100 әсәр күрсәтелде. Алар барысы да музей экспозициясендә тәкъдим ителгән.

Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев