Лаеш ягы халыклары мәдәнияте кешеләрне берләштерә
Лаеш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2024 елда мәдәният учреждениеләре тарафыннан 7699 мәдәни-ял чарасы уздырылган. Шулардан 3232 чара 14 яшькә кадәрге балалар өчен каралган.

Районда 356 клуб оешмасы эшчәнлек алып бара. Аларга 4542 кеше килә. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 3% ка күбрәк. Формированиеләрнең гомуми саныннан 204е үзешчән халык иҗаты формированиеләре булып тора, шул исәптән 99ы балалар иҗаты формированиеләре. Аларның әгъзалары булып 14 яшькә кадәрге 1265 бала санала.

Мәдәният учреждениеләре инфраструктурасын яңарту буенча системалы эш алып барыла. «Авыл клублары» республика программасы кысаларында Габишев бистәсендә 350 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелде.

Лаеш районы бөтен Россиядән туристларны җәлеп итү үзәгенә әверелә. Безнең республика кунаклары арасында «Лаеш районының этник традицияләре», «Масленица», «Яңа ел калейдоскобы» туристик маршрутларына, Гавриил Державинның мемориаль урыннары буенча экскурсияләренә, ял көннәре турларына сорау зур. Соңгы елда безнең районга Казан, Самара, Киров, Краснодар, Чабаксар, Йошкар-Ола, Углич, Хабаровск, Мәскәү, Волгоград, Ижевск, Бөек Устюгтан туристлар килде. Кешеләрне борын-борыннан дуслыкта һәм татулыкта яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу, мастер-класслар һәм, әлбәттә инде, табигый урыннар җәлеп итә. Узган елдан Лаешка туристлык маршрутларына атлар клубында атта йөрү һәм тимерче алачыгына бару кертелгән.

«Семрук» декорация поселогы туристлар арасында аеруча популяр. Узган елда «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластеры төзелешенең икенче чираты төгәлләнде. «Кама диңгезе» пляжы республикада пляж ялы өчен иң популяр урыннарның берсе булып кала.

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее районның мәдәни тормышы үзәкләренең берсе булып тора. Ул районда туган якны өйрәнү үзәге дә булып тора, мәктәпләр, китапханәләр һәм галимнәр белән актив хезмәттәшлек итә. Музей базасында конференцияләр, семинарлар, түгәрәк эшләре үткәрелә. Музей базасында Хәтер маршы уза, анда хәбәрсез югалган дип саналган Лаеш районында туган Кызыл Армия солдатларының һәлак булулары турында хәбәрләр тапшырыла. 2024 елда туганнарына Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар турында 11 хәбәр тапшырылды.

Лаеш районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы актив эш алып бара. Китапханә хезмәткәрләре көн саен яшьләргә патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россиянең тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу буенча күргәзмәләр һәм чаралар оештыра.

Район территориясендә уздырыла торган мәдәни чараларга бөтен илдән меңләгән тамашачы һәм артист җыела. Никольскийда «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале, «Сабантуй» татар халык бәйрәме, Державин шигърияте Бөтенроссия фестивале, Урта Девятовода Чишмә көне Лаеш ягы брендларына әверелде, алар турында Татарстаннан читтә дә беләләр. Әмма районның мәдәни тормышы масштаблы чаралар белән генә яшәми. Соңгы елларда яңа традицияләр барлыкка килде, инде ел саен үткәрелә торган яңа инициативалар барлыкка килде — Атабайда «Архитектура пикнигы», Тарлашта архиерей күле көне, «Кама кыллары» гитара музыкасы фестивале, «Лаеш сәхнә алды» театр конкурс-фестивале һәм башкалар. 2024 елның июлендә беренче тапкыр якутларның кояш, җылылык һәм муллык бәйрәме Асыах узды. Бу яңа тарту нокталары тудыра, яңа талантлар ача һәм безнең районда яшәүче халыкларның күп гасырлык мәдәниятен үстерә.

Махсус хәрби операция башлану белән мәдәният учреждениеләренең роле киңәйде. Хәйрия концертлары үткәрелә, алардан кергән акчалар «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фондына җибәрелә. Мәдәният йортларында һәм авыл клубларында ялларсыз волонтерлар эшли, алар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар һәм гуманитар ярдәм җыялар.

Лаеш районында мәдәни проектларны үстерү буенча эш дәвам итә, халыкның иҗади инициативалары хуплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев