Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш ягының бай мәдәни дөньясы төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүгә ярдәм итә

2022 ел Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы темасы белән үтте. Лаеш районы территориясендә барлык массакүләм мәдәни чаралар үзенчәлекле, күңел җылысы белән үтте.

Районда мәдәният учреждениеләре инфраструктурасын яңарту буенча зур эш үткәрелә. Узган елда Столбище мәдәният йорты 350 урынлы яңа күп функцияле үзәккә күчте. Мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы буенча Никольский мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелгән һәм Орел мәдәният йортында ремонт эшләренең беренче чираты беткән, икенчесе 2023 елда тормышка ашырылачак.лары яңартылды.

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее районда туристлар арасында популярлык яулады. Анда Татарстанның башка районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдә яшәүче туристлар була. “Лаеш – диңгез буендагы як” туристик маршруты уңышлы эшли.

Лаеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы актив эш алып бара. Китапханә хезмәткәрләре көн саен яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән һәм тарихи вакыйгаларга һәм даталарга багышланган күргәзмәләр һәм чаралар оештыралар.Рус халык бәйрәме “Каравон” Лаеш районының бер бренды булып тора, ул ел саен Никольскийда җәйге Никола авыл бәйрәме хөрмәтенә үткәрелә. Узган елда бәйрәм 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Районда яшәүчеләрнең барысы да татар халык бәйрәме Сабантуйнны үз итә. Ул елда Лаеш районы Свердловски өлкәсе Сысерть шәһәрендә Сабантуй үткәрүдә катнашты. Шәһәрдә яшәүчеләргә һәм бәйрәм кунакларына Лаеш шәһәренең 465 еллыгына һәм Лаеш районының 95 еллыгына багышланган бәйрәм дә ошады.

2023 елда Лаеш районы шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 280 ел булуны зурлап үткәрәчәк, аның кысаларында шигъри фестиваль һәм безнең бөек якташыбыз исемендәге Республика премиясе тапшырылачак.

Безнең район эре мәдәни массакүләм чаралар белән генә дан тотмый. Җирле гореф-гадәтләр саклана һәм киләчәк буынга тапшырыла: урам көннәре, авыл бәйрәмнәре, Урта Девятовода Чишмә бәйрәме һәм Тарлашида Күл көне. Яңа гадәтләр өчен нигез салына – “Кама кыллары” фестивале, “Лаеш ягы халкының бай дөньясы” район фестиваль-конкурсы, “Лаишевский проскений” театраль фестиваль-конкурсы һәм башка чаралар бу араларда гына үткәрелсә дә тамашачылар күңелен яулады. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән 2023 елда болар көн үзәгендә булачак.

Лаеш ягы халыклары мәдәнияте кешеләрне берләштерә һәм аларда гүзәллекне тою хисе тәрбияли.

Саннар һәм фактлар

-Лаеш районында 32 мәдәни-ял учреждениесе эшли, аларда 359 клуб берләшмәсе эшли. Аларга 4273 кеше йөри.

-2022 елда Каравонда 160тан артык фольклор коллектив, 220 декоратив-гамәли сәнгать остасы  катнашты. Бәйрәмгә 12 меңнән артык кеше килде.

-Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда 24 меңнән артык кеше булган. Музейда 41 лекция һәм 622 экскурсия үткәрелгән.

-Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы учреждениеләре 1177 чара оештырган, аларга 44 меңнән артык кеше килгән.

-Лаеш шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә 420 укучы шөгыльләнә. Алар 68 бәйгедә катнашканнар һәм 241 приз һәм диплом алганнар.

-2022 елда республика конкурсының “Авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә Олы Кабан мәдәният йорты җиңүче дип танылды. Ә “Иң яхшы хезмәткәр” номинациясендә Никольский мәдәният йорты режиссеры Галина Германова җиңде.

-ТР авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль учреждениегә акчалата бүләк алу республика бәйгесе кысаларында Столбище авыл китапханәсе җиңүче дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы мәдәният ел йомгаклары