Лаеш районы балалары Нәүрүз бәйрәме белән таныштылар
Усадның «Умные дети» балалар бакчасында язгы көн белән төн тигезләшкән көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.

Бүгенге көнгә кадәр халыкның гореф-гадәтләре, йолалары һәм бәйрәмнәре сакланып калган. 21 март — язгы көн-төн тигезлеге көне. Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз Нәүрүз үткәргәннәр. Кешеләр язга шатланганнар, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, уйнаганнар, милли тәм-томнар белән сыйланганнар.

«Eco kids» урта төркеме безнең Татарстанны тәкъдим итте. Бәйрәмдә балалар бик күп яңалыклар белделәр, татарча шигырьләр сөйләделәр, «Төлке һәм тавыклар» татар халык уены уйнадылар.

«Tehno Kids» урта төркеме балалары кунакларны Үзбәкстан традицияләре белән таныштырдылар. Балалар бу илнең милли ризыклары турында җентекләп сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, ә соңыннан «Чапангу» милли уенын уйнадылар.

«ArtKids» төркеменә жирәбә буенча бәйрәмдә Төркияне тәкъдим итү хокукы бирелде. Тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә милли киемнәр, өстәл әзерләделәр, анда төрек савыт-сабалары, төрек урам ризыклары-симит тәкъдим ителде. Балалар Төркия халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли уеннары турында сөйләделәр. Аннары алар кунаклар белән «Сакламбак» милли уенын уйнадылар.

«Move Kids » өлкән төркеме Иранны тәкъдим итте. Балалар гореф-гадәтләр, мәдәният, милли ризыклар, уеннар турында сөйләделәр. Балалар бәйрәмгә килгән кунакларны гаҗәпләндереп, милли бию биеделәр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз Ватаны өчен горурлык хисе, үзенең милли "Мин"леген формалаштыру, аларны башка халыкларның мәдәни традицияләре белән таныштыру, башка милләт кешеләренә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыру мөһим.
Фото: Усадның "Умные дети" балалар бакчасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев