Лаеш районы биючеләре беренче дәрәҗә дипломантлары булды
Атабай мәдәният йортының «Әкият» бию коллективы
"Талантлар мириадасы«төбәкара конкурсында беренче дәрәҗә диплом алды.
Конкурс Казанда узды. Аны Татарстан Халыклары дуслыгы йорты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән республика халыклары Ассамблеясы оештырды.
Жюрига «Татарстан» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ольга Побужанская, хореограф-куючы Анастасия Жилина, хореограф-куючы Оксана Коваленко һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров керде.
«Халык биюе» номинациясендә атабайлылар 8-10 яшь категориясендә иң яхшылары булдылар. Жюри аларга беренче дәрәҗә диплом бирде. Коллектив белән Гөлфия Сабирова җитәкчелек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев