Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районы биючеләре Мәскәүне яулады

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең «Мирас» бию ансамбле Мәскәүдә «Яңа ел фейерверкы 2024» Бөтенроссия конкурсында катнашты.

 

Россия башкаласында иҗатка һәм гамәли сәнгатькә багышланган «Яңа ел фейерверкы-2024» Бөтенроссия нәфис һәм техник иҗат конкурсы узды. Мәскәүдә бөтен Россиядән өч йөздән артык катнашучы үз талантларын, идеяләрен һәм күнекмәләрен тәкъдир итте.

Конкурсның программасы бик бай булды: балалар М.Горький исемендәге киностудия музеенда булдылар, ВДНХның истәлекле урыннарын карадылар, Мәскәү макеты павильонындагы интерактив тамашада Мәскәүнең матурлыгына гаҗәпләнделәр, Кызыл мәйдан һәм «Зарядье» паркында йөрделәр.

Әмма иң мөһиме — якташларыбыз, мәктәп «йолдызлары» жюрины үз талантлары белән яуладылар. Дәүләт Умеров, педагоглар Алия Фәсхетдинова һәм Элеонора Умерова җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле берьюлы ике призлы урын яулады. «Казан» татар биюен башкаручылар — беренче, ә «Марий такмак» мари биюен башкаручылар өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Яңа елны алар бик яхшы кәеф белән каршы алдылар. Аларга яңа 2025 елда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев