Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районы укучылары Тукай җирләре буйлап сәяхәт иттеләр

Арча районының Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы урнашкан.

Бу урын һәрвакыт үзенең матурлыгы белән дан тотса да, кыш көне ул тагын үзенә бертөрле соклану тудырды. Яңа Кырлайда үткәргән һәр минут онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Экспозициянең әдәби-сәнгать өлеше музейның беренче катында урнашкан, өч бүлектән тора: «Шагыйрьнең балачак еллары», «Уральск», «Казан чоры».

Икенче катта ике залда Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән. Кайбер кыйммәтле экспонатлар: Тукайның якын даирәсендәге кешеләрнеке булган әйберләр, «Болгар» кунакханәсендәге җиһазлар, Уральск шәһәрендәге типография басма станогы, ул чыгарган һәм хезмәттәшлек иткән газета-журналлар, шагыйрьнең исән чактагы басмалары.

Музей комплексы составына татар крестьяны Сәгъди йорты керә, анда булачак шагыйрь дүрт яшеннән яшәгән. Йорт XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы торак йорты үрнәге буларак торгызылган. Кыш көне анда балалар өчен «Кыш Бабай резиденциясе» эшли.

Фото: Рождествено мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев