Лаеш районында 2025 елгы Яңа ел чараларына күзәтү
Халыкның һәр конкрет авылда яңа елны ничек билгеләп үтүе турында сөйләү җиңел түгел. Тик без тырышып карарбыз.

Столбище мәдәният йортында «Снежная королева» Яңа ел мюзиклын тәкъдим иттеләр.

Режиссер Светлана Бакина, хореограф Дарья Наумова һәм вокал буенча педагог Елена Абдрашитованың матур куелышы тамашачының күңеленә хуш килде. Столбищелылар мюзиклны «бик яхшы» дип бәяләделәр һәм 2025 елда мондый постановкаларның күбрәк булуын теләделәр.

Кече Елга мәдәният йортында яңа туган елны яңа ел бәйрәме белән каршыладылар. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары килгән иде. Балалар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, башваткычлар чиштеләр, шулай ук җырлар җырладылар. Һәм бу Кече Елгада каникулларда яңа ел чараларының соңгысы түгел.

Тагын бер театр премьерасы Имәнкискә мәдәният йортында узды. Биредә тамашачыларга Наил Гаетбаевның «Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга» повесте буенча спектакль күрсәттеләр. Спектакльнең төп темасы — авыл буйдаклары проблемасы. Кызларны шәһәр тормышы үзенә тарта, авыллар таркала, ә җирдә эшләргә теләмәгән һәм авылны ташлап киткән егетләрнең тормышка мәгънәсе калмый. Ләкин авылда яшәүче бер ханым, Мәстүрә апа, авылның сүнүе белән килешми, авылдан авылга йөрүче кызлар ансамблен авылга концертка чакыра. Тамашачылар фикеренчә, спектакльнең премьерасы уңышлы узган.

Яңа елны Татар Янтыгында да күңелле каршы алдылар. Бу музыка һәм биюләр белән күңелле тамаша иде. Өлкәннәр балаларныкыннан ким булмаган күтәренке рух һәм позитив алды. Уеннар, биюләр, музыка, әйлән-бәйлән уйнау — күңелле бәйрәмнең барлык атрибутлары да бар иде.
Эш атнасы башланырга берничә көн бар әле. Димәк, алда әле күп яңа ел репортажлары булачак.
Фото: Столбище мәдәният йорты, Имәнкискә мәдәният йорты, Кече Елга мәдәният йорты, Татар Янтыгы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев