Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районында җәйге каникулларда балалар өчен иҗади мастер-класслар оештырыла

Державино мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади омтылышларын үстерәләр.

Җәй — ял итү һәм күңел ачу вакыты гына түгел, ә ниндидер яңалыкка өйрәнү вакыты да ул. Ә балаларга кызык булсын өчен, дәресләр дә стандарт булмаган, форматсыз һәм бик мавыктыргыч булырга тиеш. Шуңа күрә Державинода балаларны үз куллары белән шедеврлар ясарга өйрәтәләр.
Мәсәлән, алар уникаль рәсемле эксклюзив сумкалар-шопперлар ясаганнар. Аннары малайларны һәм кызларны аппликацияләрне чәчәк композицияләре белән бизәргә өйрәттеләр. Шуннан соң нейрографикага күчтеләр — билгеле бер сызыклар һәм фигуралар ярдәмендә кеше үзенең аңламый торган фикерләрен, хисләрен, идеяләрен яхшырак, аңлый һәм акрынлап проблеманы хәл итүгә килә торган ысул. Шулай ук яшь буын үзен мезен бизәкләрендә — Россиянең төньягында таралган йорт кирәк-яракларын бизәүнең борынгы техникасында сынап карады. Башка кызыклы дәресләр арасында — кыр үләннәреннән панно ясау һәм фелтинг буенча мастер-класс (йонны энә, фильцевальная машинка яки сабынлы су ярдәмендә тетү техникасы).
Җәйге каникуллар дәвам итә, димәк, Державино балалары тагын нәрсәгә дә булса өйрәнергә өлгерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Державино Лаеш районы лаешта реклама мәдәният йорты