Лаеш районында яшәүчеләр үзләренең үзенчәлекле мәдәниятләрен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар
Мәктәп укучыларына кунакка фольклор ансамбле килгән.
Татарстан - күпмилләтле республика. Туган тел - халыкның матди һәм рухи мирасын саклау һәм үстерүнең иң көчле коралы. Һәр халык өчен туган телне саклау – бу, беренче чиратта, үз мәдәниятенең, традицияләренең һәм гореф-гадәтләренең үзенчәлеген саклау мәсьәләсе.
Татарстан халыкларының уникаль мирасын саклау максатыннан Лаешның 3 нче мәктәбе укучылары алдында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова җитәкчелегендәге «Ал чәчәк» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
"Халык бердәмлеге - халыкның бергә булу символы. Нинди милләт булуың мөһим түгел, без бер илнең гражданнары һәм башка Ватаныбыз булмаячагын аңларга тиешбез. Безнең һәрберебез үз урынында илгә хезмәт итә һәм җәмгыятькә файда китерә ала.
Бердәмлектә безнең көчебез барлыгын без беркайчан да онытмаска тиеш. Татарстан Республикасының алга таба да матур яшәве, нәкъ менә, илебез халкының бердәмлегенә бәйле», – диде Вәсимә Таҗиевна мәктәп укучылары белән очрашуда.
Материалны һәм фотоны Вәзирә Медведева бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев