Лаеш районында «Каравон-2026» тантаналы рәвештә ачылды
Никольское мәдәният йорты алдындагы сәхнәдә «Иван да Марья. Белый камень» дигән театральләштерелгән тамаша җәелдерелде.
.Постановканың режиссеры — Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе хор һәм ялгыз халык җырлавы кафедрасы доценты Наталья Табачкова.

Үзенә җәлеп итә торган гүзәл тамаша «Каравон» ның меңнәрчә тамашачысын җыйды.Йөзләгән артист, искиткеч һәм аутентик милли костюмнар, сокландыргыч декорацияләр — бу постановка барысын да үзенә җәлеп итте һәм игътибарны яулады.

Бу — озак һәм җентекле хезмәт, күп сәгатьлек репетицияләр, костюмерлар һәм декораторларның гаять катлаулы эше нәтиҗәсе.

Күпләр бу искиткеч көн турында истәлек калдыру өчен әлеге мизгелләрне фотога һәм видеога төшерергә тырышты.«Иван да Марья» тамашасы гомуми алкышлар белән тәмамланды.

Бу — хәрәкәттәге матурлык, рус традицияләренең төсләр палитрасы һәм зур, бердәм команданың соклангыч эше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев