Лаеш районында Нәүрүзне күңелле каршы алдылар
Астрономик кояш календаре буенча яз килү бәйрәмен ничек билгеләп үткәннәрен сөйлибез.
Бу көнне Пәрәүдә һава торышы да бәйрәмчә иде: мартның якты кояшы кар һәм бозны шактый эреткән. Урамнарда һәм басуларда кар көртләре булса да, яз сулышы көннән-көн сизелә. Шуңа күрә бәйрәмне ачык һавада мәдәният йорты каршындагы мәйданда уздырдылар.
Нәүрүзгә һәм язга багышланган шигырьләр белән балалар бәйрәмне ачты. Бергә алар язны чакыра башладылар, яз килде һәм үзе белән балаларга бүләкләр дә алып килде.
Ләкин Кыш бабай йөзендә булган кыш та бирешергә теләмәде. Шуннан соң алар үзара мөнәсәбәтләрне “Күңелле стартлар” ярдәмендә ачыкларга карар иттеләр. Балалар ике командага бүленеп, ярыша башлады.
Аркан тартуда җиңү яз командасында калды.
Башка кызыклы уеннар да булды: тупны себерке ярдәмендә алып бару, таяк тарту, капчыкларда һәм боҗра белән йөгерү, хәтта, аякка картон тартмаларны киеп йөгерү дә булды. Балалар чын күңелдән шатландылар, ә аларның әти-әниләре, мартның кояшлы көне турында тәэсирләрен саклап калу өчен, аларны смартфон камерасына төшерделәр.
Бәйрәм кунаклары өчен ботка әзерләгәннәр, барысын да коймак, варенье һәм чәй белән сыйладылар. Күпләр күңелле халык көйләренә биеде. Бәйрәм истәлек фотосы белән тәмамланды.
Ә район мәдәният йортында яз килү бәйрәменә багышланган концерт булды. Концертны карарга Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәп укучылары килде. Сәхнәдә ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова җитәкчелегендәге “Алчәчәк” ансамбле чыгыш ясады.
Урамнарда әле кар ята, салкыннар да әле артка чигенмәгән, ләкин бу мөһим түгел, чөнки дуслар белән бергә булганда теләсә нинди һава торышында да күңелдә яз хөкем сөрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев