Лаеш районында Раштуа бәйрәмен ничек каршыладылар
Алтынчы гыйнвардан җидесе төнендә Лаеш районы православие динен тотучылар изге Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Лаеш шәһәренең София соборында бәйрәм йолаларын Сергий атакай үткәрде. Хезмәт алтынчы гыйнварда 23.30да башланды һәм җиденче гыйнварның 02.00 сәгатенә кадәр дәвам итте.
Гыйбадәтханәнең эчендә һәм тышында вертеплар урнаштырдылар. София соборына төрле яшьтәге мәхәллә халкы җыелды: яше дә, карты да. Бәйрәм тантанасы ике сәгать ярым барды.
Соборга килүчеләр бер-берләрен якты Раштуа бәйрәме белән котладылар.
7 гыйнварда иртән Свято-Троицк архиерей утарында бәйрәм хөрмәтенә хезмәт булды. Раштуа хөрмәтенә Аллаһ Литургиясен Лаеш округы дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) (фотода аста) үткәрде.
Лаешта яшәүчеләр һәм кунаклар иртәнге догаларга килделәр, бер-берләрен бөек һәм якты бәйрәм – безнең коткаручыбыз Гайсә пәйгамбәр туу белән котладылар.
Догаларны Свято-Троицк архиерей утары хоры башкарган дини җырлар яңгыраганда укыдылар. Регент Елена Калиткина җитәкчелегендәге чиркәү хоры Аллаһ ярдәме белән дөньяга килгән сабый коткаручыбыз Гайсә пәйгамбәрне мактадылар.
Бүген мәхәллә халкы күп җыелган иде – теләге булганнар арасында яшьләр дә , олылар да бар иде. Игумен Никодим моңлы тавышы белән иң мөһиме турында сөйләде: Аллаһ һәм догалар көче турында.
Лаеш районының барлык гыйбадәтханәләрендә Раштуа белән котлаулар яңгырады.
Мәскәү һәм бар Русия Изге Патриархы Кирилл һәм Татарстан митрополиясе Казан һәм Татарстан митрополиты башлыгы Кирилл котлаулары укылды.
Лаеш округы дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) үзенең котлау сүзендә дин тотучыларга мөрәҗәгать итте һәм догалар укырга һәм чиркәүләргә йөрергә өндәде: Догалардан һәм тәүбә итүдән көчле нәрсә юк” диде. Районның һәр авыл җирлеге мәхәлләсендә бүген Туган илебез сагында булган сугышчыларның туганнары һәм дуслары бар. Никодим атакай барысына сәламәтлек, имин һәм тыныч тормыш теләде. Бәйрәм догаларыннан соң тәүбә итү һәм причастие йолалары булды.
Чын мәгънәсендә якты бәйрәм. Өлкәннәр чын күңелдән инанып иң газиз һәм мөһим турында догалар укыйлар, карашлары янган шәмнәр яктысындагы иконаларда. Бу арада мәхәлләнең кечкенә вәкилләре кызыксынып гыйбадәтханә эчен күзәтәләр, бәйрәм җырларын тыңлыйлар һәм таныш булмаган исләрне тоялар. Кайчандыр бу барын белергә теләгән бәләкәчләр кулларыннан тотып Аллаһ йортына үз балаларын алып килерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев