Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районында татар язучысы Нәби Дәүлинең 115 еллыгын билгеләп үттеләр

2025 елның беренче июнендә татар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашист концентрацион лагерьлары тоткыны Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин, 1910-1989) тууына 115 ел тулды.

Юбилей датасына үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Кеше тормышы — зур тау» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Әлеге күргәзмәдә китапханә укучылары «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» автобиографик әсәрләре белән танылган язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныша алачак.

Алар әдипнең сугышта һәм әсирлектә кичергән вакыйгалары буенча язылган. Бер үк вакытта ул бик күп шигырьләр яза, проза, драма әсәрләре иҗат итә.
Фото: Пажитнова А. С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында татар язучысы Нәби Дәүлинең 115 еллыгын билгеләп үттеләр