Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районының беренче сыйныф укучылары “Әлифба” белән хушлашты

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Каип мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен әдәби бәйрәм үткәрде.

Е. Маракина фотосы

“Әлифба белән саубуллашу” бәйрәмен алып баручы катнашучыларны белем баскычлары буенча күтәрелеп яулаган беренче мәктәп җиңүе белән котлады. Алар өчен тугры юлдаш һәм остаз булып аларның мәктәп тормышындагы иң беренче һәм иң искиткеч китабы “Әлифба” була.

Бәйрәмнең төп геройлары Наташа исемле кыз, Кузя һәм Баба Яга балалар өчен әкият тамашасы әзерләде. Бәйрәмдә  Наташа белән начар хәл була - кинәт Баба Яга пәйда була һәм Әлифбадан барлык сузык хәрефләрне ала. Наташа һәм Кузя балаларга югалган хәрефләрне табар өчен “Букландия” иленә барырга тәкъдим итәләр.

Кызыл калфак һәм Золушка - Шарль Перро әкиятләренең яраткан персонажлары, балаларга хат җибәргәнәр, текстта, әгәр балалар барлык биремнәрне үтәсәләр, һичшиксез, сузык хәрефләрен Әлифбага кайтарачаклар, дип әйтелә.

Балалар уеннарда: “Буталчыклык”, анда әкиятләрнең исемнәрен дөрес итеп торгызырга кирәк иде, “Безнең хәрефләр рәткә бастылар” - хәрефләр турында табышмаклар, “Сүздә хата тап”, “Сүзне дәвам ит”, “Изографлар” - рәсемнәрдә яшеренгән хәрефләрне табу, "Сүзне иҗекләргә бүлү" бик теләп катнаштылар. Бу эшне башкарып чыккач, балалар Наташа һәм Кузяга урланган хәрефләрне кире кайтарырга ярдәм иттеләр.

Чарада катнашучылар Баба яганы мәктәп, китап һәм уку турында шигырьләр укып сөендерделәр. Бәйрәм азагында балаларга “Әлифба белгече” дипломнары һәм бүләк китаплар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Әлифба үзәк балалалар китапханәсе