Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш Сабантуе — 2026 тантаналы рәвештә ачылды

Татар халык бәйрәменең иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе — төп сәхнәдә узган театральләштерелгән пролог булды.

Лаишевский Сабантуй 2026 года торжественно открылся

Бу тамашада йөздән артык башкаручы катнашты, аларның күпчлеге — балалар.

Спектакль җитәкчесе булып Рөстәм Кәримуллин чыгыш ясады.

Бию номерларын кую һәм хореография өлеше белән режиссер-хореограф Валентина Мартынова шөгыльләнде.

Әлеге нәфис тамаша — һәрвакыт фидакарь хезмәтнең һәм һәрнәрсәгә карамастан көн саен узган репетицияләрнең зур нәтиҗәсе.

Артистларның һәр хәрәкәте зур осталык белән салынган, ә киемнәре салават күперенең барлык төсләре белән җемелди, бәйрәм көйләре исә мәйданда чын зур тантана рухын тудыра.

 Алда исә — «чәчү батырлары»ның һәм 2026 елгы чәчү кампаниясе лидерларының исемнәрен игълан итү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев