Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәге остаханәгә әйләнде

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә балчыктан уенчыклар ясау буенча осталык сәгате үткәрде.

Лаеш мәдәният йортының “Глиняная игрушка” студиясе остасы Айгөл Галләмова узенең тыңлаучыларын Россия буенча интерактив сәяхәткә җибәрде. Ул Татарстан Республикасында халык һөнәрләре барлыкка килүен һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Аннары ул яшь осталар өчен балчык белән кул эшләре ясау буенча осталык сәгате уздырды.

Айгөл Нуретдин кызы кайгыртучанлык белән һәр баланы балчыктан уенчык ясарга өйрәтте. Балаларның кулыннан атлар, кошлар, мәчеләр килеп чыкты, бер бала хәтта әҗдаһа  ясаган иде. Үзләренең эшләрен матур төсләр белән буядылар. Бу очрашу нәтиҗәсендә балалар уңай эмоцияләр алды һәм халык иҗаты белән  кызыксындылар.

Татьяна Сәгыйтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге Глиняная игрушка студиясе