Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Хатын-кызлар көнен музыка белән билгеләп үттеләр
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музыкаль бәйрәм оештырганнар.
Бәйрәм репертуары кадерле һәм яраткан әниләргә багышланды: җырлар, шигырьләр, иҗади номерлар, “Встречаем весну” язгы мода тамашасы.Бәйрәм кунаклары - Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек” ансамбле иде. Ансамбльдә катнашучылар балаларга бүләк иткән музыкаль номерлары җылы, мәхәббәтле һәм уңай эмоцияле иде. Сюрприздан башка да булмады: бәйрәм ахырында балалар катнашучы хатын-кызларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.Шулай матур итеп язгы бәйрәм төгәлләнде.Татьяна Сәгыйтова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев