Лаеш укучылары өчен «минем гаиләм-бәхетле киләчәк«дигән мастер — класс үткәрелде
Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары район ГХАТ бүлегендә булдылар.
Монда алар өчен гаилә көненә багышланган кызыклы һәм бик эчтәлекле чара әзерләнде.
Аны «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ГХАТ бүлеге белгечләре оештырды.
Башта балалар өчен «Минем дус гаиләм» дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Аннары алар «Минем гаиләм-бәхетле киләчәк» мастер- классында катнаштылар. Нәтиҗәдә, балалар Гаилә көненә багышланган матур панно ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев