Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш укучыларын Рәсүл Гамзатов иҗаты белән таныштыралар

Бүген совет шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче, Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына йөз ел.

Шагыйрьнең юбилеена Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Ак торналарга табыныгыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылган.

Анда шагыйрьнең әсәрләре, Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт турында шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары тәкъдим ителгән.

Рәсүл Гамзатов иҗатын бөтен дөньяда яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Аның дөнья мәдәниятен баеткан авар һәм рус телләрендәге дистәләгән тирән мәгънәле шигырьләре бар. Ул искиткеч поэмалар, сонетлар, юлламалар, афористик язулар, фәлсәфи эсселар иҗат итә.

Рәсүл Гамзатовичның үзенчәлекле иҗаты Бөтендөнья мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып тора, шуңа күрә аның әсәрләрен «хикмәт һәм батырлык, мәхәббәт һәм авырту, догалар һәм каһәрләр, хакыйкать һәм иман, затлылык һәм яхшылык, мизгелләр һәм мәңгелек китабы» дип атыйлар.

Фото: Л. Н. Ермакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе