Лаеш үзәк китапханәсендә “Мәхмүт Хәсәновның Язгы аҗаган “ күргәзмә-сүрәт бизәлгән
Экспозиция танылган татар язучының тууына 95 ел тулуга әзерләнгән.
Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов (1927-1990) – күренекле прозаик, драматург, актер, публицист, “Язгы аҗаган” романы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Профессиональ актер булып эшләп, ул ике еллык әдәби курсларны тәмамлый. 1965 елдан – язучылар берлеге әгъзасы, 1977 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
Мәхмүт Хәсәнов балалар өчен пьесалар, повестьләр, хикәяләр язган. Ул вакыт сулышын нечкә тоя һәм аны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра алды. Кеше-табигать мөнәсәбәтләре аның иҗатында аерым урын алып тора.
Үзәк китапханәдә «М. Хәсәновның Язгы аҗаганы» дигән күргәзмә-сүрәт урнаштырылган, анда укучылар татар прозаигының тормышы һәм иҗаты белән таныша алачак.
Лариса Ермакова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев