Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш китапханәсе юбилеен билгеләп үтте

Лаеш үзәк китапханәсе үзенең 130 еллыгын бәйрәм итте. 1887 елның февралендә Лаеш шәһәр думасы халык китапханәсе - "җан өчен акыллы йорт" ачу турында карар кабул итә. Земский управаның мәгариф бүлеге каршында яңа мәдәният учагы 1887 елның 15 маенда ачыла. Районның зур булган китаплар хәзинәсе юбилеен Гомумроссия китапханәләр көнендә билгеләп үттеләр....

Лаеш үзәк китапханәсе үзенең 130 еллыгын бәйрәм итте. 1887 елның февралендә Лаеш шәһәр думасы халык китапханәсе - "җан өчен акыллы йорт" ачу турында карар кабул итә. Земский управаның мәгариф бүлеге каршында яңа мәдәният учагы 1887 елның 15 маенда ачыла.

Районның зур булган китаплар хәзинәсе юбилеен Гомумроссия китапханәләр көнендә билгеләп үттеләр. Бәйрәм атмосферасы күпсанлы кунакларны - беренче адымнарын ясагач ук укый башлаганнарны җыйды. Бинаның фасадына "Китап уку - модада!" дип язылган лозунг эленгән. Ишек янындагы чирәмдә уку йорты урын алган, анда теләге булган һәр кеше китабын алыштыра алды. Ә бина фойесында һәм коридорларда абонементта һәм уку залында килүчеләр әдәби әсәрләр мотивлары буенча эшләнгән әйберләр күргәзмәсе, китапханә хезмәткәрләренең биографик мәгълүматлары язылган һәм фоторәсемнәре куелган стендлар белән таныштылар. "Иске газеталар сулышы", "Китаплар яңгыры" һәм "Лаеш китапханәсе тарихы битләре бүген" дип исемләнгән экспозицияләр игътибарны җәлеп итә.

Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Любовь Кузьмина видеофильмнар һәм слайдлар белән чиратлаштырылган чыгышында коллектив, 26 авыл филиалы эше, өлкән хезмәткәрләр турында сөйләде. Җыелучыларның күбесе искиткеч китапханәчеләр - районда мәгърифәт һәм мәдәният эшенә зур өлеш керткән Антонина Белоусованы, Ян Гайдукевич, Нина Бабушкина, Надежда Горшунова, Александра Камаева һәм башкаларны искә алдылар.

Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова китапханә хезмәткәрләренең иҗади эшләренә рәхмәт белдерде.

-Башлык Михаил Афанасьев исеменнән ветераннарны, бар коллективны котлыйм һәм безнең як мәдәниятен һәм тарихын үстерү эшенә креатив килүегез өчен рәхмәт әйтәм.

Акыллы һәм зирәк китаплар патшалыгы хуҗабикәләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Любовь Шабрамова, Миләүшә Галиева, Елена Галимова, Елена Маракина һәм башкалар бар. Мәдәният бүлеге мөдире Илнур Гайниев, район мәдәният йорты директоры Алмаз Якупов, мәдәният ветераннары Вера Баннова, Александра Камаева юбилей белән котладылар. Иң актив китап укучыларга да сүз бирелде, шулай ук аларга "Китапханәгә тугрылык өчен", "Әдәби гурман", "Иң калын формуляр" һәм башка номинацияләрдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.Балалар иҗат мәктәбенең яшь музыкантлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үз котлауларын җиткерделәр. Иң кечкенә китап укучылар шигырьләр сөйләделәр: "Чтобы умным стать и великим, пусть всегда да здавствуют книги!"

Бәйрәм тәмамланды, әмма китапханә коллективы ирешелгәннәрдә туктап калырга теләми.

-Без һәрчак яңа идеяләр эзләүдә, үсештә, - дип ышандырды китап укучыларны Любовь Кузьмина.

Лев Ошанин шигыре юллары белән "милым, тихоголосым женщинам, душ и поступков библиотекарям" мәдәният өлкәсендә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район