Лаеш мәдәният йорты сәхнәсендә “Созвездие - Йолдызлык” балкыды
Ачык республика телевизион конкурсының XIX район этабы гала-концертына иң талантлы җырчылар, биючеләр һәм алып баручылар җыелды.
“Созвездие-Йолдызлык” тамашачыларны аеруча кызыксындыра. Яшь талантларның матур чыгышларын карарга һәм алар өчен җан атарга шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, якташларына ярдәм итү өчен авыллардан да килгәннәр иде.
Яшь артистлар чыгышы тамашачылар өчен чын бәйрәм булды. Һәр чыгыш – бу кечкенә шедевр, озак репетицияләр һәм күнегүләр нәтиҗәсе. Ә рәхмәт сыйфатында – тамашачылар алкышлары.
Зур тәэсир иткән – кызыклы, матур, талантлы, төрле жанрларда чыгыш ясаган кемнедер аеру кыен. Мәсәлән, Кече Елгадан “Каурый” коллективы бик матур милли киемнәре белән, ә “Рябинушка” – космик бию тематикасы белән истә калды. Биш яшьлек алып баручы Мәдинә Зәбирова тамашачыларга ачкыч таба алды, конкурста катнашучыларны матур һәм креатив игълан итте. Әмма калган алып баручылар да төшеп калмаган.
“Экспромт” ансамбле лаешлыларны башкорт биюе, Ә Сәрвәр Рөстәмов (Сокуры) һәм Глеб Григорьев (Лаеш) совет чоры җырлары белән сөендерде.
Безнең районда үсеп килгән яшь талантларны санауны тагын да дәвам итеп булыр иде – аларның һәркайсы сәхнәдә үзен нык тота һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай кәеф бүләк итә.
-Безнең балалар булдыралар! – дип мактадылар тамашачылар. - Мондый конкурслар нәтиҗәсендә аларның үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге бар. Кем белә, бәлки бу малай, кызларның кайсы булса да бервакыт чын йолдыз булыр.
Гала-концерт тәмамлангач бүләкләү вакыты җитте. Бу юлы бәйрәм кичәсендә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Аларны жюри составындагы мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев, мәгариф бүлеге мөдире Гөлнара Шәрипова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Портнов тапшырды.
Бәйрәм кичәсе гадәти фотосессия һәм “Кояш дискотекасы” белән тәмамланды. Ә район этабында җиңүчеләр “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының бу атна азагында булачак зона конкурсына әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев