Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районының бәллүр тавышы

Бу гүзәл кызның чыгышын Россиянең миллионнарча тамашачысы күзәтте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко "Ты супер!" телевизион проектында лаеклы чыгыш ясады. Арианна бала чагыннан ук күрми. Балалар йортына ул биш яшендә килә. Шул вакыттан ук музыка белән шөгыльләнә башлый. Педагоглар аның вокалга сәләтле булуына игътибар итәләр, менә шул вакыттан ул...

Бу гүзәл кызның чыгышын Россиянең миллионнарча тамашачысы күзәтте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко "Ты супер!" телевизион проектында лаеклы чыгыш ясады.

Арианна бала чагыннан ук күрми. Балалар йортына ул биш яшендә килә. Шул вакыттан ук музыка белән шөгыльләнә башлый. Педагоглар аның вокалга сәләтле булуына игътибар итәләр, менә шул вакыттан ул җырлау белән мавыга.

-Жанрына карамастан мин бар музыканы да яратам, - ди кыз. - Теләсә нинди җырны башкарырга әзер.

Аның таланты ачыла башлагач Лаеш балалар йорты педагоглары төрле конкурсларда катнашуга гаризалар җибәрәләр. Бервакыт Мәскәүдән шалтыраталар. Аришаны Мәскәүгә БДБ илләренең приютларда, интернатлар һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр катнашкан "Ты супер!" телешоуына чакыралар.

-Башта мин ышанмадым, - дип искә ала җырчы. - Шаярталар дип уйладым. Әмма бу дөрес булып чыкты.

Арианнаны педагог Ләйсән Морзагулова озата бара. Россия башкаласында тапшыруда катнашучы балалар репетицияләр ясау белән бергә укуларын да дәвам итәләр.

-Проектта Россиядән, Молдавия, Әрмәнстаннан килгән балалар белән таныштым, - дип сүзне дәвам итә Ариша. - Мәскәүдә булган ике ай эчендә без бер-беребезгә ярдәм иттек, дуслаштык. Кайберләре белән өйгә кайткач та аралашам.

Менә чыгыш ясау көне җитә. Арианнага концерт залындагы тамашачылар һәм телевизор экраннары каршында утырган күп миллионлы аудитория каршында җырларга туры килә.

-Беренче турда мин "Городок" җырын башкардым, - дип дәвам итә җырчы. - Сәхнәгә чыгу алдыннан бик дулкынландым, үземә урын тапмадым. Музыка яңгырады һәм дулкынлануларым юкка чыкты.

Барысы яхшы үтә. Жюри әгъзалары - музыка продюсерлары һәм популяр артистлар - безнең якташ өчен тавыш бирәләр.

-Бу искиткеч кыз җырны чиста, моңлы һәм бар күңеленнән җырлады, - дип бәяләде аның номерын театр һәм кино артисты Юрий Стоянов. - Сәхнәдә җәлеп итү дигән төшенчә бар. Ул Арианнада йөз процент.

Ариша өчен Россия башкаласыннан йөзләрчә километр еракта аның иң тугры җанатарлары - балалар йорты педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре борчылалар. Аларның барысы телевизор каршына җыелып "Ты супер!"ның чираттагы тапшыруын карыйлар.

-Безгә Лаештан еш шалтыраттылар, - дип әйтеп үтте җырчы кыз. - Телефоннан таныш, үз кешеләр тавышын ишетү бик рәхәт. Кыен минутларда җылы хуплау сүзләре зур ярдәм булды.

Икенче турда конкурсанткага "Снег" җырын башкарырга кирәк була. Кызганычка каршы, алдагы этапка үтә алмый: бары бер тавыш җитми.

-Мин җиңелүне тыныч кичердем, - дип олыларча җавап бирә кыз. - Минем өчен дан - мөһим түгел. Барысы алда әле, җырларга өйрәнүемне дәвам итәм.

Шулай да хөкемдарлар Лаеш башкаручысының талантын билгеләп үтәләр.

-Син үзәкләргә үткәзеп җырлыйсың, ноталар буйлап җиңел чабасың һәм тыңлаучыны үзеңә җәлеп итә беләсең, - дип мөрәҗәгать итте җырчы Стас Пьеха. - Үз талантыңны үстер һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык һәм бәхет бүләк ит.

Өенә әйләнеп кайткач Арианнаны "Безнең заман герое" дигән республика премиясе белән бүләклиләр. Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советында була, ә бүләкне Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра.

Музыкадан кала кыз спорт белән дә актив шөгыльләнә. Мөмкинлекләре чикле балалар арасында дзюдо буенча Россия беренчелекләрендә берничә тапкыр приз яулаган. Ул шулай ук мәрҗәннәрдән әйберләр үрү һәм бәйләү белән мавыга. Шул ук вакытта яхшы укый да. Үз тормышын ул сәнгать белән бәйләргә тели.

-Спорт карьерасы кыска вакытлы, - дип фикер йөртә Ариша. - Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач Курскидагы начар күрүчеләр өчен музыка колледжына укырга керергә ниятлим. Күбрәк эшләячәкмен, үземне төрле конкурсларда сынап караячакмын.

Арианна зур сәхнәдә балкыды һәм бик күпләр аның йолдызы музыкаль талантлар күгендә ялтыравына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район