Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш талантларын күрсәтте

​​​​​​​Балалар иҗатының “Талантлар чыңы” конкурс-фестивале  район мәдәният йортына сәләтле һәм үткен балаларны җыйды.

Бәйрәмне Лаеш районы мәдәният йорты һәм А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены оештырды. Фестивальдә катнашуга 100дән артык гариза килде. Бу үзешчән сәнгать номерлары гына түгел, декоратив-гамәли сәнгать эшләре дә, алар фойедагы күргәзмәдә урын алган.

 

Лаеш районы яшь талантларга бай: араларында шигырь авторлары, биючеләр, җырлар башкаручылар да бар. “Талантлар чыңы” шәһәр кешеләрен алар белән таныштыру өчен сәләтле балаларны җыйды. Рамазан Әхмәтвәлиев әни турында җырны һәм шигырьне бик яхшы башкарды, автор һәм башкаручы Валерия Нохратская баянчы Милана Козлова белән бергә чыгыш ясады, фестивальнең иң яшь йолдызчыгы Зарина Суслова үзәкләргә үтә торган итеп җырлады, Данияр Хәйбуллин “Мцыри”ны укыды, ә Рузанна Рәхмәтуллина барыбызга таныш “Катюша”ны үзенчәлекле итеп  башкарды. Тамашачылар “Диез” вокаль ансамблен, “Радуга” һәм “Яшьлек” бию коллективларын, яшь җырчы Алина Мизинованы һәм Лаеш районының башка үзешчән сәнгатьтә катнашучыларын алкышлар белән каршыладылар. Бәйрәмне оештыручылар иң яхшы башкаручыларга махсус дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Декоратив-гамәли күргәзмәдә катнашкан Ранис Галиев, Алина Садыйкова һәм Камилла Шәймөхәммәтова да бүләкләргә лаек булды.

 

Фестивальдә катнашучыларга бүләкләр һәм татлы сыйларны хәйриячеләр Ленар Радикович, Мәдинә һәм Ренат Саләховлар, Светлана Макарьяшева, Любовь Кнутова, Халидә Шиһапова бирде.

 

Беренче фестиваль тәмам, әмма Лаеш талантлары авазы безне киләчәктә дә сөендерер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев