Лаешлылар кышны озаттылар
Район мәдәният йорты һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен искиткеч Май чабу бәйрәме оештырдылар һәм үткәрделәр.
Күңел ачуларга салкынча һава торышы да бәйрәм кәефе өстәде, битләрне кызартты. Балалар тау шудылар, кар көртләрендә крепостьлар төзеделәр һәм кар атыш уйнадылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур итеп бизәгән утарларда Лаеш педагоглары һәм мәктәпләр хезмәткәрләре кайнатма, бал һәм куертылган сөт белән коймаклар белән сыйладылар, кайнар чәй дә бар иде.
Бәйрәм мәйданчыгының икенче башында алып баручылар сәхнәдә – Кыш һәм Язны каршы алдылар. Тынгы белмәс Май чабу һәм аның ярдәмчеләре – “Рябинушка” ансамбленә йөрүчеләр тамашачылар өчен бию флеш-мобы оештырдылар.
Альбина Латыйпова, Фидаил Вәлиуллин, Алия Чернова, Александр Агеев, Любовь Хәсәнова һәм Ландыш Мәхмүтова бәйрәмгә килүчеләрне үз җырлары белән сөендерделәр. “Камские зори” хорында катнашучылар зур матур шәлләр белән чыгыш ясадылар. Клоун һәм таякларда йөрүче акробат халык күңелен ачты һәм балалар белән фотога төштеләр.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге вәкилләре күңелле уеннар оештырдылар. Әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп аркан тарттылар. Көч сынашкан командаларны күзәтү дә күңелле булды. Монда көчәнү дә, елмаю да, җанатарларның көч бирүләре дә, җиңелү ачысы да, җиңү шатлыгы да бар. Командалар алышына, ә көч сынашу дәрте тагын да кыза.
Янәшәдә балалар агач атларда узыша. Матур итеп ясалган агач атларга ике бала сыя. Өченчесенә урын җитмәде, әмма команда рухы аттан егылмаска көч өстәде.
Арканнан ясалган сикергечтә үзләрен сынап карарга теләүчеләр дә шактый булды. Теләк белдергәннәрнең кайберләре бер тапкыр да сикерә алмады. Әмма мәктәп балалары 10, 20 мәртәбә дә сикерде.
Гадәт буенча чараның азагында карачкы яндыру булды. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысы зур язгы әйлән-бәйләнгә җыелды. Яктырак ян, дөрләп ян, дип кычкырганда карачкы яна башлады, шулай итеп кыш белән хушлаштык.
Бәйрәм барыбызга язның якынлашып килүен искәртте һәм матур хатирәләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев