Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешлылар таланты турында Татарстаннан читтә дә беләләр

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек орденына йөрүчеләр Түбән Новгород өлкәсе Катунка поселогында үткән “Катунь” төбәкара православие тарихи слетында катнаштылар.

Слет барган өч көн дәвамында алты кешелек (өч бала һәм өч олы кеше) Лаеш командасы мастер-классларда һәм фестивальләрдә катнашты. Ә аның йомгаклары буенча бер юлы берничә номинациядә җиңү яулады.

“Катунь” слеты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, инвалид балалар тәрбияләгән, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның мәдәни һәм танып-белү ялын оештыруга, шулай ук мондый балаларның үз үзләрен танытуга юнәлтелгән иде.

Чара интерактив иҗат киңлеге буларак уйланылган. Өч көн дәвамында аның катнашучылары кызыклы кешеләр: крайны өйрәнүчеләр, дин әһелләре, психологлар белән очраштылар. Аны “Умка” (Чкаловск шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе)  гаилә һәм балачак инклюзив үзәге оештырды.

“Үз тарихыңны булдыр” дип аталган слетны ачу тантанасында безнең якташыбыз Александр Анисимов чыгыш ясады, аның җыры бер кемне дә битараф калдырмады. Аны сәхнәдән алкышлар белән озаттылар. Ачу тантанасыннан соң Рождества Пресвятой Богородицы гыйбадәтханәсенә экскурсия булды, анда православие изгеләре, шулай ук Честный Крест Господня калдыклары саклана. Слетның беренче көне файер-шоу белән тәмамланды.

Икенче көн гыйбадәтханәдә догалар тыңлаудан башланды. Төштән соң “Борынгыдан безнең көннәргә кадәр” дигән һөнәри фестиваль-ярминкә ачылды, анда төрледән төрле осталык сәгатьләре булды, аларда балалар бик теләп катнаштылар. Моның өчен алар ”катунка”-тәңкәләр алдылар, ә аларны бүләкләргә алыштырырга була.

Кич белән “Искиткеч тарих” талантлар бәйрәм шоуы көтә иде. Анда яңадан Александр Анисимов уңышка иреште. Нәтиҗәдә жюри аңа беренче урын бирде. Дарья Лапова һәм Арина Судакова сәхнәдә заманча бию күрсәттеләр һәм тамашачылар мәхәббәте призына һәм рәхмәт хатына лаек булдылар.

Слетның соңгы көнендә Чкаловск шәһәренә экскурсия булды, анда теләге булганнар “Русские крылья” авиация музее экспонатлары белән таныштылар, тәэсирләрнең иге-чиге булмады.

Октябрь аенда лаешлылар тагын Түбән Новгород өлкәсенә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Йолдыздан йолдызга” фестиваль-конкурсына барачаклар.

Зөһрә Лезина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев