Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешның бердәмроссиялеләре хисап утырышы үткәрде

Аның төп темасы – безнең районда “Бердәм Россия” партиясе социаль проектлары үтәлеше.

Аның эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге сәяси совет секретаре Михаил Афанасьев, ТРда депутатлар берләшмәләре эшен координацияләү Республика советы секретаре Светлана Гыйниятуллина, ТР Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген һәм оештыру эшләрен тәэмин итү буенча бүлек мөдире Руслан Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Утырыш район Советында партиянең депутаталар фракцияләре җитәкчесе Татьяна Борһанованың киң һәм нигезле чыгышы белән башланды. Районда проект координаторы Анатолий Новиков “Һәр бала мөһим” проектын тормышка ашыру турында сөйләде. “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының җирле координация советы рәисе Татьяна Пучкова эшкә урнаштыру темасын ачты. Ул Татарстан буенча бу проблеманың Лаеш районында яхшырак хәл ителүен әйтеп үтте. “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия”се җирле бүлеге оешмасы җитәкчесе Александр Портнов “Изгелек кыл” проектын тормышка ашыру турында бәян итте.

Очрашу азагында партиянең алты яңа әгъзасына партия билетлары тапшырылды. Зөһрә Лезина, Александр Портнов һәм Сергей Гуцу “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге эшчәнлегендә актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Единая Россия