Лаешта өч телдә язылган күрсәткечләр барлыкка киләчәк
Безнең шәһәрдә архитектура һәйкәлләрендә рус, татар һәм инглиз телләрендә күрсәтү табличкалары урнаштырачаклар.
Бу эшләр Лаеш районына туристларны җәлеп итү кысаларында эшләнә. Җәяүле туристлар өчен мәгълүмати күрсәткечләрне район үзәгендә ун ноктага урнаштыру планлаштырыла. Алар Лаеш кунакларына шәһәрнең истәлекле урыннарына, мәсәлән, София соборына, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеена, Җиңү паркына һәм башка урыннарга ничек барырга кирәклеген әйтерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев