Лаешның «Все сначала» хореография коллективы I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Казанда «Февраль бураннары — 2025» Бөтенроссия балалар һәм өлкәннәр иҗаты конкурс — фестивале узды.

«Февраль бураннары — 2025» Бөтенроссия фестивале кысаларында хореография коллективлары конкурсы узды.
Лаеш сәнгать мәктәбенең «Все сначала» хореография коллективы ике номинациядә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Коллективның җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Хәмзина. Коллективта катнашучылар югары осталык һәм талант күрсәттеләр, жюри тарафыннан танылуга һәм тамашачыларның соклануына лаек булдылар.
«Все сначала» коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев