Укытучылар тантананы район Советының кече залында, район башлыгы Илдус Зарипов белән бергә карадылар.
Казанда ТР Укытучы һәм Остазлар елын тантаналы рәвештә ачтылар. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Онлайн-трансляциягә Татарстанның бөтен районнары кушылды. Республика бу ачылуны бик көтте. Укытучылар тантананы район Советының кече залында, район башлыгы Илдус Зарипов белән бергә карадылар.
Хөрмәтле укытучылар! Балалар сезне һәрвакыт хөрмәт итсен, ә ата-аналар балаларына үзләрен табарга, һөнәр сайларга кем ярдәм иткәнен һәрвакыт истә тотуларын һәм якты киләчәккә китерүләрен телибез.
Нет комментариев