Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Любалар, Ниналар, Танялар һәм Валялар кая китте?

​​​​​​​Газетабыз “Минем фикер” дигән яңа рубрика ача.

Без монда, кадерле укучым, тормыш турында һәм сезне борчыган нәрсәләр хакында сөйләшербез, бәхәсләшербез.

Шәһәребезнең тыныч урамнары буйлап өйгә кайтканда мин яшь әнинең кычкырганын ишеттем.

_ Есения, нинди дуңгыз син! – дип кычкыра ул биш яшьләрдәге кызына. – Өйгә генә кайт – кирәгеңне бирәм. Бар пычракны җыйгансың. Тагын синең штаннарны юаргамы?

Мин кызыксынып нәни Есениягә карадым, грекчадан  тәрҗемәдә ул “ерактагы илгизәр” дигәнне аңлата. Пычранган кыз кулына таяк тотып ишегалдындагы мәчене куа, янәшәсендә олылар булмаса аңа эләгер иде, мөгаен. Гади кием, башлыгы төшкән, ә күзләре ут яна. Менә сиңа “ерактагы илгизәр”...

 Миңа кинәт кызык булып китте, ни өчен яшь әниләр балаларына шундый романтик, сәер исемнәр кушалар: Есения, Амелия, Ромео, Корнелия һәм шуңа охшашлар. Безнең күңелгә якын һәм аңлаешлы Ниналар, Валентиналар, Татьяналар, Светланалар, Василийлар, Геннадийлар ... кая киттеләр, югалдылар соң. Мондый сәер яңгырашлы, мәгънәсе аңлашылмаган исемнәргә тартылу каян килә соң? Алар тәртипкә, тәрбиягә, белемгә, хәтта манераларга өндәгән исемнәр бит. Иң мөһиме, җәмгыять тарафыннан аерым игътибар сорыйлар.

Әйе, әти-әниләрнең балаларына яраткан исемнәрен кушу хокукы бар, әлбәттә. Ә бит балаларга бу исемнәр белән яшәргә кирәк булачак. Һәм алар үзләрен җәмгыятьтә исемнәренә ярашлы төстә тоялар. Безнең йортта кайчандыр уңышсыз гаиләдә яшь Ромео яшәде. Аның әтисе төрмәдә иде, әнисе тормыш итәргә азапланды, ә Ромео белә торып лифтны ватты һәм күршеләренә зыян салды. Минем гел аның әнисеннән малаена Ромео исемен кушканда нәрсә турында уйладың, дип сорыйсым килде. Бәлки күренекле скрипач булыр һәм фракта йөрер дип уйлагандыр? Ә бәлки әдәби түгәрәккә йөрер һәм шигырьләр язар, дип уйлагандыр? Хәзер Ромео  балигъ булмаганнар өчен колониядә утыра. Аны анда үртиләр, аннан көләләр, дип уйлыйм. Бәлки, аңа Ваня дип исем кушсалар да бернәрсә үзгәрмәс иде. Малайның психикасы сәламәт булыр иде.

Шәхсән миңа гади исемнәр ошый: Вера, Людмила, Надежда, Ольга, Ирина, Андрей, Александр, Олег һәм бик күп искиткеч исемнәр. Алар үзебезнекеләр, күңелгә якыннар. Ә нәселне, тамырларны белү – ул һәрчак югарыдан ярдәм, ә безнең заманда алар берәүгә дә комачау итми.

Сез ризалашасызмы?

Без сезнең элемтәгә шат булырбыз, чөнки фикерләрнең объектив булуын дәгъваламыйбыз. Безнең белән бәхәсләшегез, әгәр кирәк дип санасагыз. Безнең электрон адреска языгыз novayakama@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы