Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре Лаеш районының истәлекле урыннары белән таныштылар

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Лаеш районының истәлекле урыннарына экскурсия ясадылар.

Экскурсия программасы бай эчтәлекле, кызыклы иде. Башта алар Олы Кабан авылындагы Преображение Господня храмында булдылар. Аннары экскурсантлар «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексына юнәлделәр, анда яшь мәрсин балыклары җитештерү белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә аларга ясалма буалы парк буйлап йөрү ошады. Безнең район белән танышу район үзәгендә дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре «Кама диңгезе» пляжында һәм «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән урыннарда булдылар.
Лаеш районы буенча экскурсия барлык катнашучыларда да күңелле тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия Лаеш районы мәдәният лаешта реклама югары ослан